Новосибирск шәһәрендә тәҗрибәле травматолог-ортопедны хөкем итәләр. Ул 15 ел табиб булып эшли. 38 яшьлек Данил Г. хастаханәдә дә, сырхауханәдә дә кабул итә. Моннан тыш ул – кыргый һәм йорт хайваннары тешләү буенча белгеч, күп балалы әти, аның 4 баласының кечесенә 1,5 яшь кенә. Һәм менә җинаять эше килеп чыккан. Аны «үзенең һөнәри вазифаларын тиешенчә башкармау нәтиҗәсендә, саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча хөкем итәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. «Пациент үлеме белән табиб гамәлләре арасында сәбәп-нәтиҗә бәйлелеге ачыкланды. Тикшерү версиясе буенча, табиб операциядән соңгы ярада марля салфетка онытып калдырган. 2 ай дәвамында пациент чит предмет барлыкка китергән авыртудан интегә һәм вафат була», – ди аңлаткан Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең өлкән ярдәмчесе Елена Коновалова. Әлеге вакыйга 2021 елның 31 августында башлана. Бу көнне травматология бүлегенә 68 яшьлек хатынны китерәләр. Аның бот сөяге сынган. Башта аны коронавирус белән хастаханәгә са
«Ике ай интегеп үлде». Пациент эчендә салфетка онытып калдырган табиб гаебен кире кага
22 января 202322 янв 2023
1
1 мин