Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

АЛЛАҺЫ РАББЫБЫЗНЫҢ ИҢ КАТЫ НӘФРӘТЕН УЯТЫП, АНЫҢ РӘХМӘТЕНӘ ИРЕШЕП БУЛАМЫ?

Бүген чалма-чапан киеп алган Әдәми затлар, милләттәшләребезне ислам диненә кайтармас өчен җиң сызганып тырышлык куялар. Аларга Коръән аяте дә дәрәҗә түгел: “Бүген сезнең өчен динегезне камил итеп төзеп бетердем, Үземнең рәхмәтемне тулысы белән җиткердем...” (5.3.) – дип әйтүенә карамастан, Аллаһы Тәгаләне ялганчылыкта гаепләп, “Традицияләребезне танырга теләмәүчеләргә аптырыйм”, дип, Аллаһының ләгънәтенә дучар итеп, ислам диненнән чыгарып җибәрүче җаһилият чорыннан христианнар аша килеп кергән, мәетнең 3, 7, 40 ларын үткәрүне татар халкының традициясе, дип аңлатырга тырыша Җәлил Фазлыев. Ул халыкны: “Әгәр балаларыбызны аш мәҗлесләре үткәрүдән туктатсак, алар безнең кабергә алма белән печенье куячак”, дип куркыта. Нинди тузга язмаган сүзләр. Син мөселманнарның баш казые булсаң, балаларны Коръән мәҗлесе уздырырга өйрәт, “аш мәҗлесе” үткәреп бәлеш ашап йөрергә өйрәтмә. Ничек итеп турыдан туры христианнардан кертелгән гамәлне кыла торып: “Әби-бабаларыбыз христианнарга охшамас өчен бөтенесен эшләгән. Әгәр аны христианнар тагарга теләсә, берничек тә кабул итмәсләр иде”, дип, чак кына да оялмыйча сөйләргә була икән. Аны христианнар такмады, аны Әби патша беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәеновка әмер биреп кертеп җибәрде. Патша генералы ничек инде Әби патшаны тыңламасын, ул бит аны шуның өчен мөфтият оештырып мөфти итеп куйды. Мөселманнар үз теләкләре белән исламнан чыгып китә башлагач, рәсми төстә чукындыруны туктатты. Халык мөфти кадәр мөфти кушкан гамәлне кыла инде. Әнә бит бүген дә халык: “Баш казый яхшы итеп аңлаткан”, диләр. Баш казый булгач белә торгандыр, дип уйлыйлар.

Аллаһы тарафыннан камил итеп төзеп бирелгән дингә яңалык кертү, ул Раббыбызны ялганчылыкта гаепләү була. Ә Аллаһы Хак Тәгалә әйтә: “Аллаһыга яла ягучыдан да залимрәк кеше булырмы?” (18.15.)

Мин шуңа гаҗәпләнәм, син мөселман булгач, син баш казый булгач, ара-тирә булса да Коръәнгә күз салырга ярамыймы икән. Пәйгамбәребезнең (сгв) хәдисләре белән кызыксынырга ярамыймы икән? Менә нәрсә ди Пәйгамбәребез (сгв):

Сахих хәдистә ибн Гәббастан (р.А.г.) хәбәр ителә, Аллаһының Илчесе (с.г.в.) әйтте: “Өч төрле кеше Аллаһының иң каты нәфрәтен уятучылар: хәрамга тартылучы, Исламга җаһилият гореф-гадәтләрен алып керүче, һәм хаклы булмаса да мөселманның канын коюны теләүче”. (Бухари)

Әбу Хөрәйрәдән хәбәр ителә: “Кем ислам диненә яңалык кертсә һәм кем шул яңалык белән гамәл кылса, аның кылган гомрәсе дә, хаҗы да, тоткан уразасы да, кылган изгелекләре дә кабул булмый, ул җәядән ук атылып чыккан кебек исламнан чыгып китә”, кебек хәдисләрне гомумән яратмыйлар чалмалылар.

Әле алар арасында: “СССР вакытында әрвахларның 3: 7; 40 һәм елы уңаеннан аларга атап уздырылган мәҗлесләр динебезне саклап калдылар”, дип әйтүчеләр дә бар. Болай дип әйтү – “Динебезне Аллаһы түгел, ә Иблис саклап калды”, дигән мәгънәне аңлата.

Рәсим Хәбибулла.