Бөтендөнья психик сәламәтлек көне якынлашу белән, мәгълүмат ресурсларында стресс һәм депрессиядән интегүчеләрнең саны турында мәгълүматлар игълан ителә башлый, тормыш авырлыгына чыдый алмыйча “түбәсе кыйшайган”нарның туктаусыз артучы саннары мәгълүм була. Кызыгы шунда: “теңкә чире” белән интегүче неврозлы кешеләр ач һәм ялангач илләрдә түгел, Көнбатышның матди муллыктан симергән дәүләтләрендә миллионлап санала. Менә Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау Оешмасы китергән мәгълүматларны гына карыйк. Бу оешма депрессияне бөтен кешелек дөньясын чолгап алган эпидемиягә тиңли. Әлеге чир эшкә чыга алмаулар статистикасында беренче урынны яулап алган, эшкә сәләтне бөтенләй югалтуга китерүче чирләр арасында әлегә икенче урында гына. Табиблар кисәтә: әгәр тиешле чаралар күрелмәсә, депрессия нык үскән һәм үсеп баручы илләрнең икътисадын параличлаячак. Америка Кушма Штатларында гына да күңел төшенкелеге икътисадка бер елга 50 миллиард долларлык зыян сала икән. Бу суммага югалган эш көн