Тауларга карап Тау булмасаң да, Таңнарга карап Таң булмасаң да, Кешегә карап Кеше була бел – Олы җанлының Ише була бел! Ф.Яруллин Әдәбиятны бер дә юкка мәктәп программасына кертмәгәннәрдер. Яхшы язылган әдәби әсәрләрне укыганда йөрәк аша үткәреп, аннан баш белән анализлап, фикерләп бик күп тормыш тәҗрибәсе аласың. "Яхшы бул, алай итмә, болай эшлә" дип тукып торуга караганда, китап укуның файдасы күбрәк. Иске Рәҗәп мәктәбен бетереп чыгучыларны бәхетле кешеләр дип саныйм. Шулар рәтендә үземне дә. Татар әдәбиятыннан безне Фәйзиева Гөлназ Мөнир кызы укытты. Аның турында озаклап сөйли алам, аерым ярату белән яратам. Ул һәрбер дәресен күңеле аша уздырып укыта. Геройларны, әсәрләрне программа кушкан сүзләр белән генә түгел, үзебез уйлап җиткерерлек, үзебез җавап табырлык ясап, дәрестән гыйбрәт алырлык итеп күңелгә җиткерә белә. Кычкырмыйча да дәресне тыныч алып барып, авызына каратып тора иде Гөлназ апа. Искә төшерә башласаң җан җылыта торган хәтирәләр күп җыела. Мәсәлән