Матуриди гакыйдасен яклап чыккан дусларыма бик зур рәхмәт әйтәсем килә, чөнки алар Матуридинең Әбу Хәнифә гакыйдәсенә каршы килгәнлеккә миңа дәлилләр җибәрделәр. Әмма алар Әбу Хәнифә хәзрәтләренең нәрсә әйткәнен аңлый алмаганнар, күрәсең шулай ук Матуриди да аңламыйчамы, аңламаганга сабышыпмы, Әбу Хәнифә гакыйдасенә капма каршы гакыйдә төзеп калдырган. Ул безнең кайбер хәзрәтләребезгә һәм мөселманнарга бик уңайлы гакыйдә булып чыга, чөнки Матуриди: “Кешенең иманы артмый да¸кимеми дә”, ди. Ә Әбу Хәнифә хәзрәтләре киресенчә болай ди (минем ФБ дусларым китергән мисалны куям): “Увеличение и уменьшение веры
Абу Ханифа сказал: «Иман не увеличивается и не уменьшается». Это так, согласно мнению имама и его учеников. Затем он говорит: «Потому что невозможно представить уменьшение имана, кроме как через увеличение куфра, и нельзя представить увеличение имана, кроме как через уменьшение куфра.”
Әйе, имам Әбу Хәнифә кешенең иманы диванда ятып кына үсми дә, кимеми дә, ди. Иман үсә бары тик кеше үзе элек кылган көфер гамәлләрне (Шәригатькә каршы килгән гамәлләрне. Р.Х) киметеп. Кешенең иманы кими, әгәр ул көфер гамәлләр кыла башласа. Әйтик кеше иман кәлимәсен әйтте – ул мөселман булды, инде намазга өйрәнеп 5 вакыт намазын калдырмыйча укый, уразасын тота, зәкятен бирә, исерткеч эчемлекләрдән баш тарта һәм иманы үсә-үсә ул – мөэмин дәрәҗәсенә күтәрелә. Инде кешеләргә карата булган хөрмәтен арттыра, кешеләрне исламга чакыра, шәригать кануннарын үтәмичә калудан курка, бидгать гамәлләрдән арына икән аның иманы тагы да югары күтәрелеп ул – тәкъвалыкка ирешә. Аллаһы Тәгалә болай ди: “Коръәннең Аллаһыдан иңдерелгән хак китап икәнлегендә һич шик юк, бу китап аның белән гамәл кылучы тәкъвә мөэминнәргә хак юлны күрсәтүче – һидәятдер. Ул тәкъвә мөэминнәр күрмичә күргән кеби Аллаһыга ышаналар. Һәм йөкләтелгән намазларны вакытында укыйлар, һәм Без биргән байлыктан садакалар бирәләр”. (2. 2,3.) Аллаһы Тәгалә иманы үсеп тәкъвалыкка ирешүчеләр хакында болай ди: “Авырлыкны күтәрергә чыдамлы булып, вә намаз укып Аллаһыдан ярдәм сорагыз! Намазларны вакытында үтәп бару, әлбәттә, авыр йөктер, мәгәр авыр булмас, Аллаһудан курыккан һәм рәхмәтен өмет иткән тәкъва кешеләргә”. (2. 45.)
Имам Әбу Хәнифә шул хакта әйтә. Ә Матуридинең җип-җиңел, кеше иман кәлимәсен әйтә дә иманлы була, аңа инде нәрсә эшләсә дә ярый, аның иманы артмый да, кимеми дә. Менә нинди капма-каршылык. Бу инде безнең бүгенге намаз укымый, ураза тотмый торган милләттәшләребез өчен бик “яхшы гакыйда” була. Алар да: “Мин бит инде болай да мөселман”, диләр.
Аннары минем белән килешмәгән дусларым әйтәләр: “Син аятьләрне тәэвил итә беләсеңме?” – дип. Ә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Янә синнән: "Садака кылып нәрсә бирик?", – дип сорыйлар. Үзегездән арткан малны бирегез һәм гафу итегез", – дип әйт. Әнә шулай Аллаһ сезгә үзенең аятьләрен ачык бәян итә, шаять, фикерләп карарсыз да аңларсыз!”
Аллаһы Тәгалә безгә “тәэвил” итәргә калдырмыйча аятьләрне ачык аңлатып бирә. Инде Раббым тәэвил белән шөгыльләнүләрдән Үзең сакла. Тәэвил – әйтелгән сүз яки фикернең эчтәлеген ялгыш аңлату (Мллият сүзлеге, “Мәгариф” нәшрияты, 2007)
Менә тагы бик ачык итеп әйтелгән аять: “Ул – Аллаһ мөэминнәрнең күңелләренә тынычлык иңдерде, мөселманнарның иманнары артсын өчен, җирдәге вә күкләрдәге гаскәрләр Аллаһ гаскәредер, Аллаһ һәр эшне белеп мәслихәтче кылучыдыр”. (48. 4.)
Имам Әбу Хәнифәнең мондый сүзләрен китергәннәр: “И увеличение веры может быть через увеличение того, во что требуется верить, но не через увеличение самой веры”.
Шулай ук бик дөрес әйтелгән сүзләр. Аллаһы Тәгаләгә ышанудан гына иман артмый, ә Аллаһы Тәгалә кушкан һәр сүзгә ышану һәм гамәл кылу юлы белән генә кешенең иманы арта. Мөселман кешесенең һәрбер нәрсәнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан барлыкка китерелүенә, Аллаһы кушкан һәр гамәлне вакытында үтәргә кирәклеген аңлап, шул гамәлләрне ихлас күңелдән башкарган саен иманы арта.
Әле галимебез Шиһабетдин Мәрҗәнине дә Матуридины олы галим, дип санаган дип әллә нинди сылтамалар китерәләр. Мәрҗәни хәзрәтләре шулай ук имам Әбу Хәнифәне дөрес аңламаган булып чыгамы. Әгәр Мәрҗәни хәзрәтләре Матуридины олы галим дип санаган булса, бу хакта Ризаэтдин Фәхреддин хәзрәтләре искә алмый калмас иде.
Шулай ук матуриди гакыйдасе Аллаһы Тәгаләнең көрсие юк, дип исбатларга тырыша. Бу инде Коръәндәге без һәрвакыт укый торган “Аятел Көрси”не инкарь итә дигән сүз. “Гыйбадәт кылырга яраклы һич бер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Ул һәр вакыт тере, бөтен нәрсәгә хуҗа булганы хәлдә һәрвакыт бар. Аны ару, талу һәм йокы тотмас, җирдә һәм күкләрдә булган нәрсәләр аныкыдыр. Ахирәттә Аллаһ хозурында кем кемгә шәфәгать кылыр? Юк, шәфәгать кылучы булмас, һичкем үз теләге белән һичкемгә шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһ рөхсәте белән генә шәфәгать кылучы булыр. Аллаһ кешеләрнең үткәндәге барча эшләрен һәм алдагы барча эшләрен белер, кешеләр Аллаһ белеменнән һичнәрсәне чолгап ала алмаслар, мәгәр Аллаһ белдергәнне генә белерләр. Аллаһының көрсие җирне һәм күкләрне сыйдырды, Аллаһыга җирне һәм күкләрне саклау авыр түгел, ул Аллаһ дәрәҗәдә бик бөек һәм бик олугъ”. (2. 255)
Рәсим Хәбибулла.