Алып баручы Ирек Фатыйхов бер мәҗлестә уңайсыз да, көлкеле дә хәлгә юлыккан. Мөнир Рахмаевка пародия ясап, ике аягын аерып сикереп маташканда, Ирекнең чалбар төбе ертылып киткән. Шәп алып баручы шундый буладыр инде ул, Ирек бу ситуациядә аз гына да югалып калмаган. «Ыштан китте бугай! Ну, җилләп тора, рәхәт, әлбәттә. Тик гафу итегез, болай дәвам итеп булмый инде. Инсаф, җырлый тор, яме», – дип, киемен алыштырырга кереп сызган ул. Үзирониясе дә көчле егетнең. «Кешедән көлеп йөрсәң шул инде ул», – дип, көлеп, видеоны виртуаль дусларына да күрсәткән. Әй кәефләрен күтәргән дә соң Ирек халыкның бу видео белән. «Рахмаев рәнҗешедер бу»; «Ярый запас чалбар һәм Инсафның җырлары бар бу очракта»; «Ярый әле трусыең нык булган», – дип көлешкәннәр алар. «Әйе, аңа аерым реклама ясамыйча булмас», – дигән Ирек. «Әле ярый трусик булган», – дигән аңа каршы берәү. «Соң, мин свиданиедә түгел бит, ансыз булмый», – дип шаярткан Ирек. «Ыштан төбе китте» дигәч, кунакларның, иелә-бөгелә, барысын да күрергә тыры
«Мөнирнең рәнҗешедер бу»: Рахмаевка пародия ясаганда, Ирек Фатыйхов уңайсыз хәлгә юлыккан
20 января 202320 янв 2023
2
1 мин