Ульяновскида 34 ел элек кыз баланы көчләгән, үтергән һәм мәетен тураклаган ир-атны тапканнар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте. «Ульяновскида тикшерүчеләр 11 яшьлек кызның гомерен өзүче маньякны тапкан. Фаҗига 34 ел элек булса да, җинаятьче эзенә хәзер генә төшкәннәр», – диелә хәбәрдә. Төбәк буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, бала 1987 елның мартында кибеттән өенә кайтып барышлый югала. Берничә атна узгач кына чүп мичкәсендә үтерелгән бала мәетенең кисәкләрен табалар. Дистә еллар дәвамында вәхшиләрчә үтерүчене ачыклый алмыйлар. 2018 елда Эчке эшләр министрлыгының Ульяновск өлкәсе буенча идарәсенең эксперт-криминалистика үзәге белгечләре җинаятьченең ДНКсын мәрхүмә кызның киемнәрендәге спермадан ала. Аннары тикшерүчеләр җинаятькә биредә яшәүче кешенең катнашы булуын ачыклый. Тикшерү версиясе буенча, нәкъ менә шул ир-ат 1984 елда балага һөҗүм иткән, көчләгән, үтергән, аннары мәетен тураклаган һәм кисәкләрен шәһәрнең төрле урыннарына ташлап чыккан. «Җиная
«Башы, аяклары чүплектә иде». Ульяновскида 34 ел элек кыз баланы үтерүче шунда ук яшәгән
19 января 202319 янв 2023
3 мин