Көз айларында хәрби хезмәттәге бер-бер артлы батырлыклары белән бөтен халыкны шаккаттырган, горурлык белән телдән-телгә исеме йөргән Фәнис Хөсәенов кичә туган ягы – Башкортстанның Тәтешле районы Яңа Кайпан авылы зиратында җирләнде.
Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина да якташын үз куллары белән сөеп, махсус хәрби операциягә озатып калган булган икән. Әлеге ачы хәсрәттән соң, Фирүзә ханым социаль челтәрдәге сәхифәсендә, батыр белән хушлашып, тирән кайгы белән уртаклашкан.
«Иңнәреңне сөеп, озата калган идем... «Исән-сау кайтыгыз, егетләр», – дидем. «Кайтам, кайтам, көтегез», – дип вәгъдә биргән идең дә бит...
Горурланам синең белән, якташым! Безнекеләр беркайчан да, беркайда да бирешми. Алланың рәхмәтендә бул, батыр егет. Сине югалту чиксез авыр. Туган ил өчен башыңны салдың. Алланың рәхмәтендә бул бер үк, безнең кыю, курку белмәс, әниеңнең сөекле, газиз улы, дусларыңның иң шәбе, гаиләңнең терәге, авылыңның горурлыгы булган Фәнис!
Сине бүген башкорт улы, бөек шәхес, батыр, генерал Шәйморатовның ордены белән бүләкләделәр. Син аңа лаек. Син безнең батыр, курку белмәс Фәнисебез булып, мәңге күңелләрдә сакланырсың. Бик кызганыч синең мәңгелеккә китүең. Син бит бер урынга биш басып, юкны бар иткән егет идең. Җаннарың күкләргә очканнан соң да, бер ай буенда юлда булып, барыбер дә үзеңнең Яңа Кайпаныңа кайтырга көч тапкан, бирешми торган, батыр егет син безнең», – дип язган Фирүзә ханым.
Фотолар: https://vk.com/firuza_ibatullina