Уфада яшәүче 18 яшьлек егетне әнисен үтерүдән гаеплиләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте. 9 гыйнварда иртә белән бу егет әнисе белән талаша. Алар моңа кадәр дә гел ачуланышып яши. Егет интернет-аккаунтлардан парольләр һәм логиннар язылган кәгазь битен югалта. Аны өй җыештырганда әнисе ташлаган була. Егет аш-су пычагы ала һәм әнисенең гәүдәсенә, муенына берничә тапкыр пычак кадый. Яраланган хатын урында ук үлә. Шуннан соң үтерүче егет абыйсына хәбәр яза, ниләр булганын сөйләп бирә. Абыйсы полициягә хәбәр итә, «ашыгыч ярдәм» чакыра. «Гаепләнүче хокук саклаучылардан качып йөрми. Ул гаебен танып сөйләп бирә. Хәзер тикшерү эшләре бара, гаепләү белдерелгән, егет тоткарланган», – диелә хәбәрдә. «Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, егеткә әле күптән түгел генә 18 яшь тулган. Ул әнисе белән берничә атна дәвамында талашкан. Егет әнисенең гел тикшереп торуын, уку турында «акыл өйрәтүен», иң мөһиме – егеткә үз атасы
«Әтисе белән аралаштырмаган». Логиннар һәм парольләрен югалткан Уфа егете әнисен чәнчегән
17 января 202317 янв 2023
1
1 мин