Махсус хәрби операциядә һәлак булган Оренбург өлкәсе егетләре турында Orenday сайты хәбәр итә. Фәнис Фәнил улы Юламанов Башкортстанның Зиянчура районы Биштирәк авылында 1988 елның 31 июлендә дөньяга килә. Хатыны Зилия Җәмил кызы белән Денис һәм Рәдис исемле улларын тәрбиялиләр. Медногорск бакыр-күкерт комбинатында эшли. Махсус хәрби операциядә катнашу өчен, Россия армиясе сафларына баса. Фәнис Юламанов 2022 елның 8 декабрендә махсус хәрби задание үтәгәндә һәлак була. Фәнис Юламанов белән саубуллашу мәрасиме Медногорск шәһәрендә 15 гыйнвар көнне булды. Озатырга җыелганнар Фәниснең кеше һәм иптәш буларак матур якларын искә алдылар, истәлекләр белән бүлештеләр, ирешкән уңышлары турында сөйләделәр. Солдатны соңгы юлга якыннары, хезмәттәшләре, дуслары озатты. Шушы ук көнне Медногорск шәһәрендә тагын бер солдат белән хушлаштылар. Олег Васильевич Осипов 1976 елның 15 апрелендә Медногорскида туа. 1982 елда гаиләләре Соль-Илецк районының Перовка авылына күченә. Анда I-VI сыйныфларны тәмамлагач,
Медногорск шәһәрендә Украинада һәлак Фәнис Юламановны соңгы юлга озаттылар
16 января 202316 янв 2023
1
1 мин