Куныр авылында яшәүче Гөлнара һәм Илдар Әшрәфҗановлар соңгы көннәрдә интернет йолдызына әйләнде. Арттырып язу түгел, чыны шул. Ничек алай булган ул дисезме? Гөлнара белән Илдар икесе дә Куныр авылында туып, биредә урта мәктәп тәмамлап, һөнәри белем алгач, гаилә корып, төп нигездә яшәп калган парлар. Икесе дә үтә ачык, гади, киң күңелле, сүзгә тапкыр, юмор хисле. Төп нигезне балкытып, әниләрен хөрмәтләп, кунакка кайткан туганнарны якты йөз, тәмле сый белән каршы алып, матур итеп озатып калып, күпләргә үрнәк булып яшиләр. Кызлары Диләрә белән Дилбәр дә үз үрнәкләрендә бик тәрбияле кызлар булып буй җитәләр. Илдар “Якты юл” җәмгыятенең алдынгы механизаторы, Гөлнара урта мәктәптә укытучы булып эшли. Бер караганда башкалардан берни белән дә аерылмый кебек алар. Әмма матурлыкны яратулары һәм шул матурлыкны үз куллары белән тудырып, башкаларга бәйрәм рухы бүләк итә алулары белән аерылып торалар. Ел саен Яңа еллар якынлашкан мизгелләрдә Әшрәфҗановлар капка төбе сихри бер әкият дөньясын хәтерл
Аюныкылар бар халыкны кузгатты яки конкурс әкәмәтләре
17 января 202317 янв 2023
4
2 мин