«Ак Барс» көрәш сараенда «Манзара» спорт һәм музыка премиясе үтте.
Премиягә җиде ел дәвамында Татарстанның һәм якын тирә төбәкләрдән иң көчле көрәшчеләр җыела. Быел бәйгедә унөч көрәшче чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендә акча өчен бил алышты.
Төп алышларда 130 кг кадәр авырлыктагы егетләр көрәште. Алар арасында Балтачтан Рәдис Сәмигуллин һәм Руслан Рафиков та бар иде.
"Манзара" спорт-музыкаль премиясенең көрәш буенча 2023 елгы җиңүчеләре арасында райондашыбыз булу аеруча куанычлы.
130 кг кадәр үлчәү авырлыгында җиңүче булып Чаллыдан Эльдар Хәмитов танылды. Аңа 100 сум күләмендә акчалата приз һәм батыр билбавы бүләк иттеләр.
Икенче урында – Чаллыдан Ранис Гыйләҗетдинов, өченчедә – Балтачтан Рәдис Сәмигуллин һәм Казаннан Булат Мусин.