Башкортстанның Тәтешле районы егете, Украинада БТР куып алып киткән Фәнис Хөсәеновның җәсәден туган авылына кайтарганнар. «Бүген иртәнге якта авыл имамы, дуслары, туганнары җыелышып барып, Фәнисебезне Яңа Кайпандагы туган йортына алып кайттылар», – дип хәбәр итте «Интертат»ка Фәниснең иң якын күршесе Мөнирә Саяпова. Күршесе әйтүенчә, исән кайтмаган очракта туган йортында төн кундырганнан соң гына җирләү – Фәниснең әманәте булган. «Әни, яуга китәм бит. Бер-бер хәл була калса, өйдә төн кундырып җирләгез», – дип әйтеп киткән. Исән-сау кайтам, дисә дә, барыбер күңеле сизгәндер. Әнисе улының теләген үтәде – Фәниснең җәсәде хәзер Яңа Кайпанда. Кереп карап чыктык, үлгән кебек тә түгел. Шундый ук матур йөзле, елмаеп ятамыни...» – ди ул. Мөнирә апа сүзләренчә, Фәнис яшәгән йортка халык агыла да агыла. «Үзебезнең авылдашлар, райондашлар гына түгел, Башкортстанның әллә кайдагы ерак районнарыннан да киләләр. Өйдәге чәчәк, венок… Инде кич якынлашып килсә дә, Фәнисләр капка төбендә машина кимеми – а