Найти тему

Уфа зиратында Р.Фәхретдингә бәйле ташъязма истәлекләр

Мәгълүм булганча, Р.Фәхретдин Уфа шәһәренең борынгы мөселман зиратында җирләнгән. «Гофран» мәчете янында урнашкан әлеге каберлекне халык телендә Татар зираты дип тә йөртәләр. Ул XIX гасырның 30 нчы елларында барлыкка килгән. Бу каберстанның борынгы кабер ташлары әле һаман фәнни-практик яктан тулысынча өйрәнелмәгәнлектән, хәзерге көн­нәргә кадәр юкка чыкмыйча, сакланып калган бөтен татар ташъязма истәлекләрен барлау һәм өйрәнү өчен, 2021 елның май аенда ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан фәнни экспедиция оештырылды. Анда бу юллар авторы һәм тарихчы Сайрус Хәмидуллин катнашты һәм барлыгы 163 гарәп язулы борынгы кабер ташы табылды.

Иң олуг галимебез Ризаэтдин хәзрәт 1891–1906 елларда Диния нәзарәтендә казый булып эшләгәндә һәм 1918 елдан алып гомеренең соңгы көннәренәчә кабат казый һәм мөфти булып торганда, Уфада яшәгән һәм шунда вафат булган. Үпкәсенә салкын тиеп, ул 3–4 атна урын өстендә авырып яткан. Әлмәт районы Кичүчат авылында урнашкан Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее фондларында Р.Фәхретдин килене Зәйнәпнең (улы Габдрахманның икенче хатыны) 1936 елның 29 мартында аның кызы Зәйнәпкә язылган бер хаты саклана. Анда галимнең температурасы гел югары булуы, бик каты ябыгуы искәртелгән: «...Әткәйнең эсселеге гел кич берлә 38,3 [38],4, иртә берлә 37 дән күтәренке буладыр иде, кичә кич берлә 38,2. Бүген иртә берлә нормальный, кич берлә 37,8 булган... Бик ябыккан бичаракай. Артык ябыгу сәбәпле, тешләрен дә куя алмый икән...». 1936 елның 15 мартында язылган васыятендә ул үзен җирләргә хезмәттәше, дусты казый Кәшшафетдин Тәрҗеманига, ә җеназа намазын укырга Уфа мәчете имам-хатыйбы ахун Җиһангир Абызгилдингә кушкан. Шул сәбәпле, К.Тәрҗемани үз куллары белән галимнең җәсәден ләхеткә төшереп урнаштырган, шулай ук күмү мәрасимнәрен үткәргән. Р.Фәхретдиннең каберенә известьташтан эшләнгән артык зур булмаган бер ташбилге куелган һәм анда түбәндәге сүзләр уеп язылган:

1) «Һәзәәл-мәркад-
2) -үш-шәйхыйль-гаалим-
3) -ил-фәәдыйли мөфти
4) Ризаэддин
5) бине Фәхреддин
6) түвүффийә мөхәррәм 20
7) 1355 сәнә һиҗри».

Татар теленә тәрҗемәсе: «Бу – шәех, хөрмәтле галим, мөфти Ризаэтдин бине Фәхретдин кабере, һиҗри 1355 елның 20 мөхәррәмендә вафат».

Үлчәмнәре: 85х32х18.

Р. Фәхретдингә куелган таш
Р. Фәхретдингә куелган таш

Р.Фәхретдин кабере зиратның төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан, ташының эпитафиясе гарәп графикасында һәм телендә язылган, үлү датасы да һиҗри ел исәбе белән күрсәтелгән. Аның якыннары, дуслары һәм шәкертләре кабер ташына бик күп мактаулы сүзләр, төрле эпитетларга бай гыйбарәләр яза алган булырлар иде, әмма алар галимнең тыйнаклыгын, карашларын бик яхшы белгәннәр. Ул үзенең бер мәкаләсендә ташларга ничек һәм нәрсә язылырга тиеш икәнлеген ап-ачык рәвештә язып калдырган: «Кабер ташлары нотык һәм хөтбәләр язылачак дәфтәрләр, матур язу үрнәге һәм инша язылачак кара такталар түгел. Шуның өчен вафат булучының исеме, гаилә һәм фамилиясе дөрес язылу, туу һәм вафат көннәре хатасыз теркәлү җитә». Шулай да, каберенә килгән кешеләр галимне башка гади кешеләр белән бутамасын өчен, аның исеменә «шәех, хөрмәтле галим, мөфти» дип өстәргә мәҗбүр булганнар, чөнки зиратта аның адашлары да җирләнгән булырга мөмкин. Аның каравы, шушы дүрт сүз дә Р.Фәхретдин турында бик күп нәрсә сөйли, аның җәмгыятьтә иң изге, хөрмәтле һәм югары дәрәҗәгә ирешкән шәхес булуын күрсәтә.

Әгәр башка дин галимнәренең һәм мөфтиләрнең кабер ташларына күз салсак, күбесендә чагыштырмача шактый күп мәгълүмат, хикмәтле сүзләр, шигырьләр, Коръән аятьләре, хәдисләр, догалар язылганлыгын күрә алабыз. Р.Фәхретдин исә ташларга кабер иясе хакында кыскача мәгълүматтан тыш башка нәрсә язуны өнәмәгән, бу эштә малны кирәкмәгәнгә исраф итүдән сакланырга чакырган. Шул сәбәпле, аның кабер ташы башка мөфтиләрнең ташларыннан кечкенә үлчәмнәре һәм кыска гына эпитафик текст язылуы белән аерылып тора.

Дөрес, Р.Фәхретдин вафат булган вакыт бик дәһшәтле чорга туры килгән һәм, матур дини текстлар язып, купшы ташлар кую мөмкинлеге булмаган. Әмма андый мөмкинлек булса да, ул үзенең каберенә затлы, кыйммәтле таш куюны барыбер хупламас иде, чөнки галим үзенең сөекле газиз улларына да гади итеп эшләнгән ташлар куйдырган. Мәгълүм ки, аның Хәсән исемле ике улы булып, алар бик яшьли бакыйлыкка күчкәннәр. Р.Фәхретдин үзен балаларының каберләре янына җирләргә васыять итеп әйткән һәм Диния нәзарәте ишегалдындагы башка мөфтиләр күмелгән урынга җирләмәскә кушкан. 1899 елда вафат булган Хәсәннең известьташтан эшләнгән ташбилгесендә түбәндәге сүзләр уелган:

Алгы ягы:

1) «Хәсән бине Ризаэддин
2) бине Фәхреддин түвүффийә
3) фии 16 шәһри рамәдаанә
4) гаами 1316 вә һүвә
5) ибнү 14 әшһүр».

Хәзерге татар теленә тәрҗемәсе: «Хәсән бине Ризаэддин бине Фәхреддин [һиҗри] 1316 елның 16 рамазанында 14 айлык вакытта вафат булды».

Үлчәмнәре: 72х35х15.

Галим үзе белдергәнчә, Хәсән 1897 елның 25 ноябрендә (һиҗри 1315 елның 12 рәҗәбендә) сишәмбе көн көндезге сәгать 2 дә туган, 1899 елның 16 гынварында шимбә көн үлгән. Уфа шәһәре метрика кенәгәсендә аның шул елның 17 гыйнварында кызылча авыруыннан мәңгелек дөньяга күчүе турында язылган. Хәсәнне соңгы юлга озаткан мулла аның үлү датасы итеп күмелү көнен күрсәткән булса кирәк.

Р.Фәхретдин үзенең 1901 елның 5 сентябрендә (һиҗри 1319 елның 7 җөмадиәл-ахирендә) чәршәмбе көн Уфада туган улына тагын Хәсән дип исем биргән, тик, кызганычка каршы, анысы да 1902 елның 17 апрелендә чәршәмбе төнге сәгать бердә җиде-сигез айлык вакытта вафат булган. Метрика кенәгәсендә аның эпилепсия авыруыннан үлгәнлеге хакында язылган. Икенче Хәсәннең ташындагы эпитафия нәкъ беренчесенеке кебек формада һәм эчтәлектә, фәкать даталары гына башкача:

Алгы ягы:

1) «Хәсән бине Ризаэддин
2) бине Фәхреддин түвүффийә фии
3) 14 мүхәррами гаами
4) 1320 вә һүвә ибнү
5) 8 әшһүр».

Хәзерге татар теленә тәрҗемәсе: «Хәсән бине Ризаэддин бине Фәхреддин [һиҗри] 1320 елның 14 мөхәррәмендә 8 айлык вакытта вафат булды».

Үлчәмнәре: 78х35х15.

Шулай ук известьташтан эшләнгән бу ташның беренче өч юлын заманында эпиграфист В.М. Усманов укыган, ләкин соңгы ике юлы аның тарафыннан, җир астында калган булганга, бөтенләй бирелмәгән, шулай ук әлеге эпиграфист «түвүффийә» сүзен инде бу очракта «тәвәффи» дип тәкъдим иткән.

Ике Хәсәннең каберләре бер ихата эчендә булган. Аларның ташларын аталары үзе яздырып куйган. Күргәнебезчә, эпитафияләрдә бер генә артык сүз дә юк, фәкать кабер ияләре хакында төп мәгълүмат кына китерелгән. Р.Фәхретдин гади халыкка эпитафик текстларны гарәп телендә түгел, ә төрки телдә язарга чакырган, чөнки гарәп телендә язылган бик күп эпитафияләр элек хаталар белән тулган булган. Әмма үзе бу киңәшен тотмаган, чөнки моңа зарурлык булмаган: галим гарәп телен үз ана телендәй белгән һәм гарәп җөмләләрен язганда беркайчан хаталар җибәрмәгән. Бәлки, Ризаэтдин хәзрәт эпитафияләрне гарәпчә язуда Ш.Мәрҗанигә иярергә теләгәндер, чөнки ул да үзенең бөтен якыннарының кабер ташларын фәкать шул телдә һәм һиҗри ел исәбе белән яздырган. Мәрҗани моны: «Һиҗри ел исәбе – сәхабәләрнең үзара килешүләре белән мөселманнар өчен һәртөрле мөгамәләләрендә тотуны һәм гамәлдә куллануны тиешле күргән ел исәбе», – дип аңлаткан. Р.Фәхретдин дә, гәрчә, Мәрҗанидән аермалы буларак, хезмәтләрендә милади ел исәбен кулланса да, улларының үлү даталарын һиҗри ел белән күрсәткән. Ризаэтдин хәзрәтнең кабер ташын да якыннары нәкъ газиз улларының ташлары кебек яздырганнар һәм тышкы ягы белән дә алар бер-берсе белән бик охшаш.

Уфа зиратында Р.Фәхретдиннең 1944 елда вафат булган Сәгыйдь һәм 1953 елда үлгән Габдеррәшид исемле улларының кабер ташлары да сакланган, тик аларның текстлары ни сәбәпледер русча язылган. Сәгыйдь 1900 елның 13 февралендә (һиҗри 1317 елның 24 шәүвәлендә) Уфада туган. Ул башта мәдрәсәдә, аннан соң Оренбург реаль училищесында, Ленинград урман техник академиясендә укыган, соңыннан урман сәнәгате өлкәсендә инженер булып эшләгән. Сәгыйдь, үпкәсенә салкын тиеп, 44 яшендә гүр иясе булган һәм атасыныкыннан соң бер кабер аша җирләнгән. Габдеррәшид исә 1892 елның 22 гыйнварында (һиҗри 1309 елның 4 рәҗәбендә) чәршәмбе көн хәзерге Зәй районы Чыбыклы (Чубытлы) авылында дөньяга килгән. Ул «Хөсәения» мәдрәсәсендә, Оренбург реаль училищесында, Пермь университетында гыйлем алган, соңра, фән юлын сайлап, төрле уку йортларында математика фәнен укыткан, озак еллар Уфа авиация техникумында эшләгән, дәреслекләр язган. Йөрәк өянәге тотып, Габдеррәшид 1953 елда вафат булган һәм нәкъ атасы янына җирләнгән.

1990 нчы еллар башында галимнең каберенә тексты кириллица белән язылган икенче бер яңа таш та куелды. Күптән түгел Р.Фәхретдиннең һәм аның өч улының (Хәсән, Хәсән, Габдеррәшид) кабер ташлары «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте ярдәме белән реставрацияләнде һәм 2022 елның 26 маенда аларның каберләре өстендә мемориаль комплекс ачылды. Әлеге проектның авторы һәм скульпторы – Искәндәр Биишев, ә инициаторы – Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль музее мөдире Диләрә Гыймранова. Р.Фәхретдин улы Габдеррәшиднең кабер ташы, атасыныкы белән рәттән торганга һәм берничә җирдән сынганга күрә, шушы проект кысаларында яңа ташка алыштырылды һәм анда гарәп графикасында түбәндәге сүзләр язылды:

1) «Мөгаллим
2) Габдеррәшид
3) бине Ризаэддин
4) 1892 – 1953».

Төзекләндерелгән ташлар
Төзекләндерелгән ташлар

Уфа мөселман зиратында Р.Фәхретдиннең үзенә һәм аның якын туганнарына куелган кабер ташлары гаять кыйммәтле тарихи-мәдәни истәлекләр булып саналсалар, алар әле һаман галимнәр тарафыннан тиешле дәрәҗәдә тикшерелмәгән һәм ташларының тулы текстлары фәнни әйләнешкә кертелмәгән иде. Экспедициябез вакытында бөек галимебез белән бәйле барлык ташбилгеләр өйрәнелде, дип әйтергә хәзер инде нигез бар. Күргәнебезчә, ул балаларына гади итеп эшләнгән ташлар куйган һәм аларга гарәп телендә кабер ияләренең исемнәрен, аталарының исемен, һиҗри ел исәбе белән үлү даталарын һәм яшьләрен генә яздырган. Р.Фәхретдин заманында кайбер кешеләр, бер-берсен уздырырга теләп, туганнарына бик кыйммәтле һәм затлы кабер ташларын куюда ярышканнар, хәзерге көндә дә андый ямьсез күренешләрне күзәтергә мөмкин. Ләкин галимебез, сүзләр белән генә чикләнмичә, гамәлләре белән дә һәр эштә тыйнаклыкка өндәгән. Үзенең кабер ташы да башка олуг галимнәр һәм мөфтиләрнекеннән гадилеге белән аерылып тора. Шулай итеп, Р.Фәхретдин белән бәйле ташъязма истәлекләрне җентекләп өйрәнү, анализлау аша, галимнең кайбер фикер-карашларын, шәхси сыйфатларын ачыкларга, башка төрле чыганаклардан ала алмаган мәгълүматлар тупларга мөмкин.

Айдар Гайнетдинов,

филология фәннәре кандидаты