Кемеровода «Себер» трассасындагы автоһәлакәттә 5 кеше һәлак булган. Аларның өчесенә 17 яшь. «ЗАЗ Шанс» автомобилен йөрткән ханым юл кагыйдәләрен боза һәм, бозлавыкта идарәне югалтып, каршы як полосадан килгән «Нефаз»га бәрелә. Нәтиҗәдә, җиңел машинадагы йөртүче һәм 4 пассажир һәлак була. Аларның өчесе – укудан кайтып килүче студентлар – 17 яшьлек ике егет һәм бер кыз. Рульдә 28 яшьлек хатын булган. Тагын бер пассажир – 54 яшьлек ир. Автобустагы 12 пассажирга зыян килмәгән. Бу трассаның шушы урынындагы беренче генә фаҗига түгел икән. Фаҗиганең шаһитлары социаль челтәрләрдә бик куркыныч булган дип язалар. «Коточкыч авария – машина урталай өзелгән», «Бер ай да булмады, инде өченче авария», «Өзелгән куллар, аяклар, бөтен җир кан», – дип язалар социаль челтәрләрдә
Кузбасста коточкыч фаҗига: автобуска бәрелгән автомобиль урталай өзелгән, 3 студент һәлак
15 января 202315 янв 2023
1
~1 мин