Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Гөлназ Закирова яхшы әни булу максатын да үти, шулай ук эшен дә калдырмый. Гөлназдан социальләр челтәрләрдә бер тамашачы: «Сезнең «няня»гыз бармы?» – дип сораган.
«Минемчә, «няня» – ул чит хатын. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, шуңа күрә һәркем үз кыйммәтләреннән һәм мөмкинлекләреннән чыгып хәл итә. Мин – тәүлегенә 24 сәгать «эшли торган» әни. Бу – тормышымдагы иң мөһим ролем. Ә болай кирәк чакта балаларны әти-әни карый», – дип язган җырчы.