Күп балалы әтиләр өчен мобилизациядән кичектерү дәвам итәчәк. Бу хакта «Бердәм Россия» Генераль советы сәркатибе Андрей Турчакка сылтама белән «Интерфакс» яза. Турчак бу хәбәрләрне кире кага. «Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган әтиләргә мобилизациядән кичектерү саклана. Генераль штабның октябрь аенда чыккан директивасы гамәлдә, һәм бу алга таба да дәвам итәчәк», – дип язган Андрей Турчак үзенең Телеграм каналында. «Бу тема буенча барлык спекуляцияләрне юкка чыгару өчен, әлеге мәсьәләне Оборона министрлыгы белән карадык», – дип тә өстәгән ул. Узган елның октябрь аенда Оборона буенча дәүләт комитеты рәисе Андрей Картаполов өч һәм аннан да күбрәк баласы булган кешеләрне өлешчә мобилизациядән кичектерү турында карар кабул ителүен хәбәр иткән иде. «Оборона министрлыгы белән берлектә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган (16 яшькә кадәр) гаиләләрне өлешчә мобилизациядән кичектерү мәсьәләсен карадык», – дип язган иде Андрей Картаполов үзенең Телеграм каналында.
Өч балалы әтиләрне мобилизациядән кичектерү турында карар юкка чыгарылганмы?
13 января 202313 янв 2023
1
1 мин