Бүген Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең туган көнен билгеләп үтә. Социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә тамашачысы җырчыны гомер бәйрәме белән кайнар тәбрикли. «Котлыйм, Зәкиевич. Тагын шуның кадәр яшәргә язсын»; «Гомер буе җырлап яшәргә язсын»; «Котлыйбыз, хөрмәтлибез, яратабыз»; «Салават! Бәйрәмең белән. Тәтешледән зур сәлам»; «Картаямы соң йөрәк, маңгайлар сырланса да. Күңелегез, йөрәгегез гел яшь булсын, Салават әфәнде»; «Тышта нигә суык дисәм, Салаватның туган көне икән», – дип язалар. Суык дигәндә, Салават абыйны чыннан да суык ярата бугай. Аның ел саен Чаллы шәһәрендә уздырыла торган Салават кубогына автоузыш көннәрендә дә зәмһәрир суыклар булмыйча калганы юк. Алай гына түгел, бүген – Салаватның баянчысы Альфред Якшимбетовның да туган көне. Әлеге ике шәхеснең гомер бәйрәмнәре бер үк көнгә туры килүе дә юкка гына түгелдер. Холык-фигыльләре килешкәндер, югыйсә, әлеге ике дус инде студент елларыннан бирле бергә була алмас иде. Укучысы Данир Сабиров та Телеграм кан
«Нигә суык дисәм, Салаватның туган көне икән»: Салават Зәкиевич туган көнен билгеләп үтә
10 января 202310 янв 2023
1 мин