Швециянең Стокгольм шәһәрендә Төркия илчелеге каршында Коръән яндырганнар. Ил премьеры әлеге чараны «мөселманнарны хөрмәт итмәү акциясе» дип атаган. Ульф Кристерссон үзенең Twitter сәхифәсендә шул хакта әйткән. Бу турыда «Татар-информ» язды. «Сүз иреге демократиянең фундаменталь өлеше булып тора. Ләкин законлы булган бар әйбер дә урынлы дигән сүз түгел. («Но то, что законно, необязательно уместно»). Күпләр өчен изге булган китапларны яндыру тирән хөрмәтсезлек акты булып тора. Бүген Стокгольмда булган вакыйга белән кимсенгән бөтен мөселманнарның хисләрен уртаклашам», – дигән Корольлек Хөкүмәте башлыгы. «Жесткий курс» партиясе лидеры Рсамус Палуданның чираттагы акциясе – Коръәнне халык каршында яндыру – Стокгольмда Төркия илчелеге каршында була. Ул исламны тыюны һәм «Көнбатышныкы булмаган шәхесләрне» депортацияләүне таләп итә. Вакыйга урынын полиция камап ала. Палудан үзенең чыгышында НАТОны, Төркияне һәм бу ил җитәкчесе Рәҗәп Тайип Эрдоганны тәнкыйтьли, пәйгамбәр Мөхәммәд сәлаллаһу галә