Башкортстанда балага эт һөҗүм иткән. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең Иглин районара тикшерү бүлеге «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте. Социаль челтәрләрне мониторинглаган вакытта, балага эт һөҗүм итү турында хәбәр ачыкланган. Таутөмән авылында 10 яшьлек кызга дусты яши торган шәхси йорт ишегалдында эт ташланган. Эт бәйдә тормый, аның муенчагы да булмый. Әлеге мәгълүмат янында коточкыч видео да була. Кадрларда баланың битен эт бик каты тешләве сурәтләнгән. Хәзер баланың тирән яраларын хастаханәдә дәвалыйлар. Тикшерү эшләре бара. Шуннан соң эт хуҗаларының гамәлләренә карата хокукый бәя биреләчәк, диелә хәбәрдә. «Күгәрчен хәбәрләре» 10 яшьлек кызның сүзләрен китерә. Бала «Честно говоря» журналисты белән аралашкан. Кыз сүзләренчә, ул дус кызына кунакка килгән булган. «Анда бәйдә булмаган эт бар иде. Ул башта чыкты, басып торды-то
«11 җөй салганнар, ярдәм итүче дә булмаган». Башкортстанда нәни кызны эт талаган
17 января 202317 янв 2023
1 мин