Курганда 25 яшьлек Ксения, 7 ай авырлы килеш, былтыр декабрь азагында хастаханәгә ята. Аннары аның баласы төшә, бераздан ул реанимациягә эләгә, шуннан исән килеш чыкмый инде. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте. Ксения 26 декабрьдә тамагы авыртуга, кан басымы түбән булуга зарланып, хастаханәгә мөрәҗәгать итә. «Ашыгыч ярдәм» аны башта бала тудыру йортына китерә, биредә гинеколог карый һәм бала белән бар да тәртиптә булуын әйтә. Ксенияне терапия бүлегенә дәваланырга салалар. Биредә ул 1 тәүлек чамасы була, аннары аны инфекцион хастаханәгә күчерәләр. Шушы хастаханәдә Ксения соңгы видеоязмасын төшерә. Ул ярдәм сорый. Аның сүзләренчә, 3 көн дәвамында аңа бер дару да бирмәгәннәр, карамаганнар. Берничә көннән Ксения комага китә. УЗИ баланың үле булуын күрсәтә, Ксениягә кесарев кисеме ясыйлар. 2 гыйнварда хатынның бөерләре эшләми башлый, 4 көн узгач, аның үпкәләре тулысынча зарарланган булуы ачыклана. 7 гыйнварда Ксения аңына килмичә үлә. Төбәк сәламәтлек саклау департаментында тикшерү оештыра
«Баласы үлә, бөерләре эшләми». Авырлы хатын үләр алдыннан ярдәм сорап ялварган
23 января 202323 янв 2023
1
1 мин