«Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Башваткыч» тапшыруы 10 елдан артык үз эшчәнлеген дәвам итә. «Ел саен Яңа ел чыгарылышы өчен махсус тапшыру төшерергә тырышабыз. Аңлавыгызча, Салават абыйны да «Башваткыч» тапшыруы тарихына кертергә булдык бит әле. Ул – үзенчәлекле шәхес, вакытын да, җаен да туры китерү кыенгарак туры килә. Менә бу юлы үзен генә түгел, хәтта утарын да төшереп алдык», – дип язган җырчы, «Башваткыч» тапшыруын алып баручы Рафил Җәләлиев. Видеода күренгәнчә, ул Салават Фәтхетдиновның утарына килгән. «Нигә зоопарк, Салават Зәкиевич? Аның тынычлану, хыяллану, аралашу урыны. Кемнәр белән икәнен үзегез күрәсез», – дип сөйли Рафил Җәләлиев. «Каршы эндәшмиләр, синең белән талашмыйлар бәхәсләшмиләр. Нәрсә бирәсең – шуны ашыйлар. Монда җәй көне матур, чебешләр үсә, өч партия чыга», – дип сөйли Салават Фәтхетдинов утарындагы күпсанлы тавыклар белән таныштырып. Тавыкларның ниндие генә юк! Кыргавыл (фазан), тавис кошы, куян, үгез, сарык… Алар өчен җаваплы һәм утарны чисталыкта тәртип
Салават Фәтхетдинов хайваннар турында: «Каршы эндәшмиләр, талашмыйлар, бәхәсләшмиләр»
19 января 202319 янв 2023
1 мин