12 млн сумлык алтын бизәнгеч әйберләре урлаган зәркән кибетенең элекке кассирын кулга алыну вакыты озайтылган. Бу хакта gtrk.tv сылтама белән Башкортстанның «Кугарчинские вести» хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре эшне тикшерү белән мәшгуль, гаепләнүче кыз СИЗОда китап яза. Ни турында, ни өчен һәм хокук саклаучылар анда төп сорауларга җавап таба алачакмы – моны Ангелина Машкова ачыклаган. «Конвой астында богаулы куллар белән кергән кызның йөзендә чытлык елмаю. 22 яшьлек Карина Макарова кабат судның утырышлар залына үтә. 12 млн сумлык алтын эшләнмәләр урлауда гаепләнүче СИЗОда 2 ай утырган инде. Эчке эшләр министрлыгы тикшерүчеләре кулга алыну вакытын озынайтуны сорыйлар. Элекке кассир үзе исә өенә җибәрүләрен сораса да, сакчылар күзәтүендәге тормышыннан зарланмый. Камерада ничек вакыт үткәрүен яшерми сөйли. Ул анда инде китап язарга өлгергән. «Китаплар укыйм. Булган хәл турында үзем китап язам. – Китапка исем уйладыгызмы әле? – Әйе... «Алтын мәхәббәт». – Күпме язарга өлгердегез инде? – Ту
Бриллиантлар һәм алтыннар урлаган кыз СИЗОда китап язу белән мәшгуль
24 января 202324 янв 2023
2 мин