Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче Рүзәл Минһаҗев махсус хәрби операция үтәүчеләргә чираттагы гуманитар ярдәм китерү турында видео төшергән. «Без килеп җиттек. Гуманитарканы бушаттык. Исән-сау гына егетләргә», – ди. Махсус хәрби операциядә катнашучы егет исә рәхмәтен җиткерә: «Татарстанлыларга зур рәхмәт җиткерәсе килә. Безнең язмышыбызга битараф булмаган һәркемгә. Барыгызга да зур рәхмәт. Җиңү безнеке булыр!» «Алла бирса, – ди Рүзәл. – Җиңеп кайтырбыз, Алла бирсә!» «Без – бердәм милләт. Кайда бердәмлек, шунда – җиңү!» – дип язган Рүзәл һәм махсус хәрби операция зонасында кирәкле әйберләр исемлеген язган: кышкы берцы, мичләр, бинокльләр, генератор, йокы капчыгы, кышкы кием, дарулар, ашамлыклар. «Кем ничек булдыра ала, ярдәм итик әле, дуслар! Алар – безнең егетләр!!! Алар безне саклый!!! Алар безнең өчен гомерләрен куркыныч астына куя. Тиз арада илтү планлаштырыла, Аллаһым боерса».
Тямаев төркеменнән Рүзәл Минһаҗев гуманитар ярдәм илткән: «Җиңеп кайтырбыз, Алла бирсә!»
9 января 20239 янв 2023
~1 мин