Җырчы Гүзәл Уразова кичә, ягъни 8 гыйнвар көнне, 41 яшен тутырган. Туган көне алдыннан җырчы «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә: «Иртәгә – минем елга бер килә торган көн. Уйланып утырам әле. Тагын ни эшләргә кирәк икән 41 яше тулган кешегә? Ул яшьне минем бер дә әйтәсем килми, әлбәттә. Күпме бар, барсы да үземнеке инде. Киңәш бирегез әле, нинди планнар корырга?» – дип язган булган. Җырчыга матур-матур теләкләр белән бергә, тәкъдим-киңәшләр дә бик күп килеп ирешкән. «Берәр кинода төшәргә уйлаганыгыз юкмы? Минемчә, сездән шәп килеп чыгар иде», «Тагын бер бәби алып кайтыгыз. Малай яки кыз. 5 булсын», «Инде берни дә планлаштырмагыз. Рәхәтләнеп яшәгез хәзер», «Нинди планнар тагын? Тормышның тәмен күреп яшәгез. Сез моңа лаек», «Бөтен планнарың үтәлгән дип уйлыйм», «Сез – бик бәхетле хатын-кыз. Уңышлы карьера да төзегәнсез, гаиләгез дә сөбханалла», «Хәзер оныклар көтәсе кала сезгә», «Матур җырлар белән безне куандырыгыз», «Планнарыгызны Илдар белән корыгыз инде, кеше белән түгел», – дип язу