«Әни, Яңа елга нәрсә бүләк итим?» – дип сораган Илсөя Бәдретдинованың улы Нариман. «Миңа кирәкми торган әйбер бирмә, дидем. Менә бик кирәкле әйбер сайлаган», – дип, җырчы улын һәм аның бүләген видеога төшергән. Видеода күренгәнчә, улы Нариман, матур итеп елмаеп, ике кулына Чаллыда җитештерелгән бәдрәф кәгазе тутырылган пакет тотып басып тора. «Иң яхшы малай миндә. 3 пакет бәдрәф кәгазе», – ди Илсөя Бәдретдинова. «100 данә! Яңа ел белән!» – ди улы. Нариманның елмаюы җырчының виртуаль дусларын әсир иткән. «Аның матур итеп елмаеп торуы – үзе зур бүләк!»; «Улыгыз да үзегез кебек юмор хисе белән»; «Бик дөрес аңлаган сезне улыгыз, сез аның белән бер дулкында»; «Рәхәтләнеп көлдем, молодец та инде, шаянлыгы белән гел үзең, Илсөя»; «Чын ирләр шундый була» кебек комментарийлар калдырганнар.