Пермь шәһәрендә яшәүче ир-ат 3 яшьлек кызын чиләктәге суда батырып үтергән. Гаилә яхшылардан саналган, 2 балалары булган. Нәни кызга 3 яшь, олысы башлангыч сыйныфта укый. Алар бер хисапта да тормый, әтиләре хәмер белән дә мавыкмый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Соңгы вакытта 36 яшьлек ир бик борчыла, ул эшкә урнаша алмый, акча җитешми, хатыны белән дә шул сәбәпле талаш чыга. Ир үзен шуңа начар хис итә. 3 гыйнварда әни кеше олы кызы белән әбиләренә барырга җыена. Нәни кыз «әти белән каласым килә» дип, өйдә кала. Хатын өлкән яшьтәге авыру анасына ашарга пешергә, хәл белешергә дип, олы кызы белән китеп бара. Әти кеше нәни кызы белән өйдә кала. Шул чакта ул үз-үзенә кул салмакчы була. Ләкин нәни кызы да хәерчелектән интегәчәген аңлый. Бала да җәфаланмасын өчен, әтисе аны ванна бүлмәсендә чиләктәге суда батырып үтерә. Аннары ир-ат үз-үзенә кул салырга маташа, ләкин үлә алмый. Кабат үз-үзенә кул салырга батырчылыгы җитми. Шуннан соң ул үзе полициягә мөрәҗәгать итә. Күршеләр ба
«Әти белән каласым килә». Әнисе әбиләренә киткәч, нәни кызны әтисе чиләктә батырып үтерә
9 января 20239 янв 2023
2
1 мин