Уфада һәм Казанда төрле мәҗлесләр алып баручы Руслан Сәйфетдиаров тормышчан видеолар төшерә һәм алар белән социаль челтәрләрдә уртаклаша. Видеоларда аның әнисе дә катнаша, ул – ролен бик яхшы башкаручы чын татар апасы. Чираттагы видеоны караучылар анда үзләрен «таныган», чөнки һәр гаиләдә диярлек төне буе телефонда утыручы бала һәм аның йоклаганын көтеп ятучы ана бар. «Мунча кердек, чәй эчтек, йокларга ятабыз барыбыз да. Тының-тавышың да чыкмасын, малай. Аңладыңмы?» – ди ана кеше. Шул арада ана кеше тавыш ишетеп, яткан җиреннән торып, улы бүлмәсенә керә. «Малай, әйткәнне аңламыймы соң? Ник акыртасың аны бөтен өйгә? Тавышын яп! Ят йокларга! Көне буе шушы телефонда. Берәр файда булса иде шуннан. Төнгә калдырма розеткада, яшен чыкса, сугып үтерә», – ди ул. «Ярар, хәзер ятам, карап бетерәм дә», – ди малай. «Бетмәс футболыгыз, төне буе бара. Ят тиз бул. Иртән торасың була. Бер генә эндәшәм, тормасаң, үзеңә үпкәлә», –ди ана. «Карале син аны! Чакырганда ашамыйлар да, төне буена йөриләр суыткы
Руслан Сәйфетдиаров телефонда «утыручы» бала һәм аны ачуланучы ана турында видео төшергән
8 января 20238 янв 2023
1 мин