Соңгы "Матрица"да (соңгы ул өченче, дүртенче берникәдәр фанфик килеп чыкты, ә өченчесе беренче фильмнан килеп чыккан фикергә ятышлы) Архитектор "матрицаны 5 тапкыр булдырганнар" ди. Аны бозу - мәгънәсез, кеше табигате буенча торгызыла ул. Кешеләр үзләре шул матрцага качалар. Минемчә, шул кешеләр - консерваторлар. Берничә пост төпләрендә бәхәсләр бер үк сценарий буенча бара. Килгән консерватив комментаторга мин берничә сорау бирәм. 1) Сезнеңчә, хәзерге Россия булдыру өчен рус милләте вәкилләренә бер төр сыйфатлар кирәк (үзене төп килешмәүчән халык дип санау), ә Россия халыклары вәкилләренә икенче төр сыйфатлар кирәк (үзене кимсетү, үзенең икенчеллегене тану, төп халык буларак урысларга соклану). Шул ике төр психологияле катлаулы система тотрыклы була аламы? 2) Сез үзегез "мин империалист" дип әйтсәгез, шул "рус империализмы" сезгә генә рәхәт бирәме яки башка дөньяга файда китерә ала? Сезгә генә рәхәт бирсә, ул эгоизм түгелме? 3) Сез шул фикерләр тарафдары ни сәбәптән? Бернинди дәлилне