Коридордан, ярык кына ачылган ишек аша кечкенә, кысын, вак-төяк әйберләр белән шыгрым тулы лаборатория бүлмәсендә, мәш килеп эшләгән Александр Флемингны күреп була иде. Менә ул бер урыннан икенче урынга Петри кәсәсен күчереп куя... җентекләп тикшереп, аңа гына мәгълүм булган билгеләр буенча аларны сортлап аера иде. Аңа бактериология дәреслеге өчен стрептакокклар турында бер бүлек язырга кирәк. Шуның өчен Флеминг күпсанлы микроб колонияләре өстеннән берничә тәҗрибә үткәрергә тиеш. Петри кәсәсен агар (желатин үсемлек алмаштыргычы) белән тутыра, ул суынып кәсә төбендә шома элпәне барлыкка китерә. Аның өстенә ул бактерия культурасын утырта. Мондый азыклы тирәлектә тиешле температура булдырылганда бактерияләр үсеш ала һәм зур киң тармаклы кантарга охшаган, гәрәбә төстәге колонияләр барлыкка килә. Лабораториядә Флемингның иң яман дошманы, күксе иде. Гади, соры-яшел күксе начар җилләнгән бүлмәләрнең, дымлы почмакларында барлыкка килә һәм саф булмаган ашамлыкларга куна. Күксе – үтә кечкен