Бүген Самара өлкәсендә Яңа ел төнендә Макеевкада ракета һөҗүменнән һәлак булган сугышчыларны җирли башлаганнар. Яңа ел төнендә Донецк янындагы Макеевка шәһәре училищесы бинасы утка тотыла. Америкада ясалган Хаймарс райкеталары белән аттырганда 89 кеше һәлак була. Аларның күпчелеге – Самара өлкәсеннән мобилизацияләнгәннәр. 45 яралы бүген Самара госпиталенә кайтарылды. Безенчук районы башлыгы Владимир Аникин хәбәр итүенчә, Васильевка авылында Дмитрий Каткасовны җирләгәннәр. Ул, Россия президенты фәрманы белән, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән. «Дмитрийны соңгы юлга озатырга Васильевка авылындагы бөтен халык, классташлары, дуслары, хезмәттәшләре килде. Барысы да аның ачык, гадел, тәртипле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер егет булуын билгеләп үтте. Андый егетләрне югалту авыр. Дмитрий – чын каһарман! Аңа мәңгелек дан, туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре», – ди район башлыгы. Россия чик сакчылары берлеге тагын бер кешенең – Никита Курунтяевның Елховкада җи
Самара өлкәсендә Макеевкадагы фаҗигадә һәлак булучыларны җирләгәннәр
7 января 20237 янв 2023
1
~1 мин