Җырчы Рәфинә Ганиуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә виртуаль дусларының сорауларына җавап биргән. Рәфинәнең бертуганнары белән мөнәсәбәтләре турында да кызыксынучылар булган. Сыңар канат белән 5 кыз бала тәрбияләп үстергән Зөлфия ханым Ганиуллинаның кызлары, кызганыч, бүгенге көндә дус-тату түгел, барысы бергә аралашмыйлар. Рәфинәгә иң еш бирелә торган сораулар да аның кыз туганнары турында сыман. «Сезнең сеңелләрегез кая?» – дип кызыксынган берәү. Рәфинә: «Һәрвакыт минем йөрәгемдә», – дип җавап биргән. «Аиша белән Гөлсу күренәләрме, алар Казандамы?» – дип сораучыга исә җырчы: «Күрсәгез, сәлам әйтегез. Әнинең юбилеена да килмәде алар, араларны өзделәр», – дигән. «Аиша кайда?» – дип сораган тагын берәү. «Безнен дус вакытларны бик сагынам. Беренче адымны күп ясадым, гаебем булмаса да. Әлегә нәтиҗәсез. Аңлашырбыз, дип ышанам, соң булмасын иде», – дип язган Рәфинә. Рәфинә Ганиуллина: «Сеңелләрем шәрә фотолар, тәмәке, алкоголь аша танылмакчы булды» Фотолар: Рәфинә Ганиуллинаның шәхси акк
Рәфинә Ганиуллина бертуганнары турында: «Әнинең юбилеена да килмәделәр...»
5 января 20235 янв 2023
8
~1 мин