1 гыйнвар көнне Мәскәүнең Рождественская урамында Кыш бабай яныннан үтеп барган ир-атны таягы белән кыйнаган. Бу турыда «Baza» телеграм каналы яза. Зыян күрүче Илдар сүзләренчә, ул өенә кайтып барганда, янына Кыш бабай киеменнән бер ир-ат килгән. Ул исерек булган һәм кулында таягын селкеп торган. Кыш бабай Илдарга шигырь сөйләргә куша. Ул баш тарта, шуның белән Кыш бабайның ачуын чыгара. Кыш бабай ир-атны таягы белән кыйный башлаган. Ул шул дәрәҗәдә каты суккан, хәтта таягы сынган. Ул Илдарның кесәсеннән төшеп киткән телефонын алып җиргә ташлап, аны да вата. Табиблар Илдарда баш мие селкенгән булуы ачыкланган, башы һәм кул учларына зыян килгән. Илдар полициягә мөрәҗәгать итә. Алар Кыш бабайны бик тиз эзләп тапкан, әмма ул вакыйгаларны икенче төрле итеп сөйләгән. Металлны эретеп ябыштыручы (сварщик) Михаил сүзләренчә, ул дусларыннан Кыш бабай костюмын алган да, үтеп барган кешеләрне Яңа ел белән котлап, тыныч кына урамда йөргән. Илдар аңа бәйләнә башлаган, кыерсыткан, суккан һәм җиргә а
Мәскәүдә Кыш бабай шигырь сөйләргә теләмәгән Илдарны таягы белән кыйнаган
4 января 20234 янв 2023
1
1 мин