Җырчы Эльмира Кәлимуллина социаль челтәрләрдә укучыларының сорауларына җавап биргән. Иң беренче итеп аның иренең һөнәре буенча кем булуы, нәрсә белән шөгыльләнүе турында кызыксынганнар. «Ул – музыкант, DEPEXE MODE трибьют солисты, хореограф-куючы», – дип язган тормыш иптәше турында җырчы. «Ирегезне улыгызга татар исеме кушарга ничек күндерә алдыгыз?» – дип тә сораганнар. «Улыбызга исемне ирем тапты, ул сайлаган исем. Ә мин бик теләп аның белән ризалаштым», – дип җавап биргән ул. Сорау-җавап рубрикасында шәхси тормышын моңа кадәр бик сирәк күрсәткән Эльмира Кәлимуллинаның туй фотосы да бар. Дөрес, анда иренең йөзе әйбәтләп күренми.