Владимир Путин хәрбиләргә, Росгвардия һәм полиция хезмәткәрләренә өстәмә социаль гарантияләр турында карар чыгарды. Украинада махсус операция вакытында һәлак булганнарның гаиләләренә 5 миллион сум акча түләнәчәк. Бу түләү махсус операция вакытында алган яралану һәм имгәнү нәтиҗәсендә хәрби хезмәттән увольнениегә чыкканнан соң бер ел эчендә үлгәннәргә дә кагыла. Яралану, контузия, җәрәхәт алганнарга 3 миллион сум түләү каралган. Указда күрсәтелгәнчә, бу акча башка социаль ярдәм чаралары бирелүне исәпкә алынмыйча түләнә. Хәрбиләргә, Росгвардия һәм махсус операция зонасында чикне саклаучы полиция хезмәткәрләренә 1 көн хезмәт итү 2 көнгә саналачак. Ә имгәнүләрдән дәвалану вакытына «бер ай урынына ике» схемасы кулланылачак. Бу карар 2022 елның 24 февраленнән гамәлгә керә, диелә указда.
Путин Украинада һәлак булганнарның гаиләләренә 5 миллион сум түләү турында карар чыгарды
3 января 20233 янв 2023
1
~1 мин