Ульяновск өлкәсендәге Сенгилей бистәсе хастаханәсендә олы яшьтәге әбине 8 көн буена пневмониядән дәвалаганнар, ә аңа инсульт булган. Туганнары чаң какса да, әбине коткарып кала алмаганнар. Әбине Ульяновск хастаханәсенә бик соң китергәннәр. Сенгилей табиблары исә бу вакытта әбигә ярдәм итеп булмый, аңа барыбер үләсе инде, дип ышандырмакчы була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Сенгилей табиблары әбигә инсульт булуын да аңламаган, диагнозны, бер атна узгач, өлкә хастаханәсе табиблары билгели. Ләкин бик соң була. Мәрхүмә әбинең оныгы Елена «КП» сайтына шул хакта сөйли. Әби көзен ОРВИ белән авырый, аннары терелә башлый, ләкин бер төндә ул караваттан егылып төшә һәм сөйләшә алмый башлый. Туганнары ашыгыч ярдәм чакыра. Аны биредәге хастаханәгә илтәләр, һәм табиблар «ике яклы пневмония» диагнозы куя, үпкәләрендә метастазлар бар, дип шикләнәләр. «Әбине инфекция бүлегенә салдылар, без, чиратлап, аның янында кизү тордык. Аның хәле начарлана барды, ул аңына да сирәк килә иде. Табиблар
«Тагын күпме торсын? Барыбер үлә» Күрше төбәктә инсультлы әбине пневмониядән дәвалаганнар
3 января 20233 янв 2023
1
2 мин