Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева Яңа елда да виртуаль дусларын кызыклы видеолар белән куандыруларын дәвам итә. Алар яңа видеоны «шәп итеп» узыручыларга багышланган.
Видеода күренгәнчә, Булат караватта «ай-ай» дип ыңгырашып ята. «Нәрсә булды? Башың авыртамы? Ашказаның авыртамы? Су биримме?» – дип, Ләйсән борчылгандай итә. Ә Булат «Айкала суларыгыз, чайкала суларыгыз...» – дип җырлап җибәрә.
«Булатка исерек булу килешми», «Исерек булып уйный белмисез, чөнки сез андый түгел», «Булатка килешми исерек булу. Исерек күрмәгәч, бер аңламый бу Ләйсән, икенче көнне ни кирәк икәнне», – дип комментарий язган күпчелек.
«Хәл шулайрак», – дип үзен танучылар да бар.