Самараның Дан мәйданында һәм өлкәнең Тольятти, Сызрань, Новокуйбышевск шәһәрләрендә, Макеевкадагы фаҗига корбаннарын искә алып, матәм митингы узды, дип хәбәр итә РИА Новости. Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, Яңа елны каршы алганда, 1 гыйнварның беренче минутларында Украина хәрби көчләре Донецкиның иярчен шәһәре Макеевкадагы ПТУ бинасын HIMARS ракеталары белән утка тота. Анда башлыча Самара өлкәсеннән мобилизацияләнгәннәр булган, дип хәбәр итте губернатор Дмитрий Азаров. Мобилизацияләнгәннәр табында бәйрәм иткән булган, дип хәбәр итә ДНР. Оборона министрлыгы 63 кеше һәлак булуын әйтә, яраланучылар саны билгесез. ДНР хокук саклау органнары хәбәр итүенчә, мобилизацияләнгәннәр мобиль телефоннан сөйләшкән, шуңа күрә аларның яшәгән урынын ачыклаганнар. Шулай ук Макеевкада Украина хәрби көчләренең шымчылары да мобилизацияләнгәннәр турында мәгълүмат җиткерергә мөмкин, дип хәбәр итә ДНР. Самарадагы митинг чиркәү хезмәтеннән башланган. Аннары бер минут тынлык игълан ителгән, Мәңгелек ут
Самарада Макеевкада һәлак булганнар истәлегенә матәм узган: «3 көн инде йоклый алмыйм...»
3 января 20233 янв 2023
2
2 мин