Социаль челтәрләрдә Валерий Меладзеның Дубайдагы Яңа ел корпоративында чыгышы видеосы гауга чыгарды. Җырчы чыгышыннан соң аның янына яшьләр килә һәм Украина милләтчеләре (Россиядә тыелган) тарафыннан кулланыла торган лозунг – «кричалка»ның беренче өлешен әйтәләр. (Мәгънәсе – Украинага дан сүзләре). Меладзе, «кричалканы» дәвам итеп, лозунгның икенче өлешен кабатлый. Бу сүзләрне ул микрофонга әйтми, шыпырт кына әйтә, «тс-с» дип өсти, аннары микрофонга үзенең сәясәттән читтә булуын әйтә. Кайбер депутатлар җырчының бу гамәлен сатлыкҗанлык дип атаган һәм чаралар күрүне таләп итә. «Гадел Россия» («Справедливая Россия») фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов Меладзены мактаулы исемнәрдән мәхрүм итүне сорый. Җырчының Россиянең атказанган артисты һәм Чечняның халык артисты исемнәре бар. «Аның гамәле гаепләүгә лаек, – дип язган депутат. – Ул ике урындыкта берьюлы утырмакчы, төрле яктан да «йолкып» алмакчы. Гамәленә караганда, бу «артист» үз ягын сайлап алган». Депутат фикеренчә, мактаулы исемнәрдән