Яңа ел каршылаганда, 1 гыйнвар башланып, 1 минут тулуга ДНРның Макеевка шәһәрендәге профессиональ-техник училище бинасы утка тотылган. (Шәһәр Донецк янында урнашкан). Бу бинада хәрбиләр булган, кайбер Телеграм каналлар язуынча – Саратовтан килгән мобилизацияләнгәннәр. Бу бинага 5 снаряд атканнар. ДНР хокук саклау органнары хәбәр итүенчә, хәрбиләр кәрәзле телефоннардан сөйләшкәннәр, шул сәбәпле, Украина хәрби көчләре бу бинада хәрбиләр бар икәнен ачыклый алган, дип яза ТАСС. «Алдан фаразлар буенча, HIMARS белән утка тоту сәбәбе – яңа гына килгән хәрбиләрнең актив рәвештә мобиль телефоннардан файдалануы. Дошман, ECHELON шымчылык комплексын файдаланып, кәрәзле телефоннан файдалану актив булган урынны һәм абонентларның кайда икәнлеген ачыклаган», – дип яза ТАСС, ДНР хокук саклау органнарына сылтама белән. Һәлак булучыларның саны ачыклана. Һөҗүм нәтиҗәсендә 15 кеше яраланды, дигән мәгълүмат чыккан иде. 16.00 – Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, Макеевкадагы ПТУ бинасында 63 хәрби һәлак булг
Макеевкада Яңа ел каршылаган хәрбиләр телефоннан сөйләшү аркасында утка тотылган – ТАСС
2 января 20232 янв 2023
2
1 мин