Новосибирск шәһәрендә салют ату аркасында, торак йортның ике балконында янгын чыккан. Хуҗабикә, салютны фатир тәрәзәсенә төбәп, махсус аттылар, дип саный. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. Бәхеткә, кешеләргә зыян килмәгән. Алтынчы катта яшәүчеләр Яңа елны дусларында бәйрәм итә, ә унынчы каттагы фатир хуҗасы йокламаган була һәм янгын сүндерүчеләрне көтә. «Кем атканын белмибез. Кисәк кенә бәрделәр. Янгын сүндерүчеләр тиз килде. Без Яңа ел бәйрәм итеп утыра идек. Аннары урамда петарда шартлата башладылар. Безнең балконга бәрде, ләкин бернигә дә ут капмады. Аннары шунда ук ук янгын сүндерүчеләр дә килеп җитте», – ди зыян күрүче хатынның күршесе. Салют бу күршенең балконына тиеп кенә узган, бернигә ут капмаган, гаилә бәйрәмне дәвам иткән. Алтынчы һәм унынчы катта яшәүчеләргә шактый зыян килгән. Унынчы каттагы хатын сүзләренчә, ул йокларга ятарга җыена, шул чакта балконда янгын чыга. Ул башта утны үзе сүндермәкче була, аннары булдыр алмагач, әйберләрен сөйрәп чыгарырга тотына. «Аермачык күренеп т