И снова о тех самых "600 000 потерянных татарах", вернее, предположения о путях исчезновения народа. Ассимиляция - один из наиболее вероятных путей ухода, а смешанные браки - самый простой инструмент для этого. Такие браки были и сто лет назад, и раньше. И спустя годы появлялись строки вроде знаменитых Ахматовских:
"Мне от бабушки-татарки
Были редкостью подарки;
И зачем я крещена,
Горько гневалась она".
В этой связи, вспомнилось любопытное мнение историка Газиза Губайдуллина о смешанных браках, высказанное им больше ста лет назад в частной беседе журналисту Фахрелисламу Агиеву (издателю татарского детского журнала "Ак юл"). Каким-то удивительным образом это высказывание было зафиксировано писателем Зарифом Башири и оно опубликовано в документальном сборнике о Газизе Губайдуллине.
Кстати, после этого монолога Фахрелислам Агиев передумал жениться на своей Маргарите (до этого, якобы, даже его родители никак не могли отговорить сына от женитьбы). А спустя некоторое время он нашел семейное счастье в браке с Суфией Кулахметовой, родной сестрой писателя Гафура Кулахметова.
Наверное, 3,2 млн. современных татар (носителей татарского языка) из 4,7 млн. просто татар при желании легко осилят этот фрагмент.
Итак, слово Газизу Губайдуллину (1887-1937):
«– Син ничаклы гына киң карашлы, хөр фикерле булма, һәрхәлдә, син – татар баласы, – диде. – Син татар тормышы, татар милли гадәтләре белән сугарылып үскән; син үзең тырышкан хәлдә дә әнә шул татарлыгыңны, татар гадәтен чыгарып ташлый алмыйсың. Син һәрбер мәсьәләгә татар булып карыйсың, татар булу ягыннан чыгып эш итәсең, үз халкыңа татар баласы булып эшләргә омтыласың. Һәм шулай булганда гына, син үз халкыңа нәтиҗәле хезмәт итә аласың.
Менә бит син хәзер нинди шәрәфле бер эш артыннан – балалар өчен «Ак юл» журналын чыгарам дип йөрисең. Шөбһәсез, бер изге эш бит бу!... Татар матбугат вә әдәбияты тарихында саф Идел буе татарлары телендә беренче тапкыр балалар журналын оештыру дигән сүз бит бу!.. Әйе, коры сүз генә дә түгел, татар матбугат вә әдәбияты тарихында масаюлы бер урын ала торган эш бит бу!..
Инде килик синең матурың Маргаритаңа. Ничә әйтсәң дә, ул да шулай ук урыс кызы булып, урыс милли гадәте белән тәрбияләнеп, шуның белән сугарылып үскән. Нык ышанып әйтә алам: ул бөтен җаны, тәне, рухы белән урыс!.. Чөнки ул – иске урыслык горуры сөягенә сеңгән алпавыт кызы, аксөяк, барып чыккан аристократ! Ул бүген Фәхрелисламны ярата. Ләкин синең халкыңны – син сөйгән халкыңа, урыс аристократлары күзе белән «түбән бер хайван» дип карый. Шөбһәсез, синдә аз гына бер татарлык гадәте күрендеме, ул сиңа да иртәгә үк шулай итеп карый башлаячак.
Менә мин сиңа бардым, ди. Без әлеге «Ак юл» журналы һәм аңа керәчәк нәрсәләр турында татарча сөйләшеп утырабыз. Ә ул инде шунда борын җыера да:
– Мин сезнең «каля-баля»гызны аңламыйм, минем алдымда урысча сөйләшегез! – ди.
Шулай итеп, син үз гаиләңдә үз милли мәсьәләң, үз милли мәдәниятең турында да үзеңчә сөйләшә алмыйсың!.. Шулай булдымы инде – гаиләңдә җәнҗал, Маргарита мәхәббәте багана башына кунган йонга әйләнә...
Аннары соң, менә шунысын гына да нык игътибарга алырга кирәк: авылда садә табигатькә өйрәнеп үскән, саф авыл егете белән аристократлык тәрбиясен алып үскән Маргарита арасында чын тату тормыш була алыр микән?! Мин әле урыс аристократларынан чыккан Маргарита белән түгел, татар морза кызы Мәрьямнәр белән дә гади, садә тормыш төзүгә ышана алмыйм!
Шуның өчен дә әйтәм: әгәр дә мин, университет бетереп чыгып, татар халкына хезмәт итергә телим икән, өйләнү мәсьәләсенә килгәндә, шөбһәсез, әнә шул яктан карап эш итәчәкмен! Әгәр дә минем эш юлыма ярарлык гали белемле кыз табылмый икән, һич булмаганда, авылга кайтып, алача күлмәкле бер кыз алып киләчәкмен, һич булмаганда, әнә шуны тәрбия итәчәкмен!».
Бәшири З. Газиз Гобәйдуллин турында // Газиз Гобәйдуллин: Фәнни-биографик җыентык. – Казань: Рухият, 2002. – Б. 247.