Уралда 5 балалы хатын югалган. Аның мәетен урманда тапканнар. Хатынны элеккеге ире буып үтергән, дип хәбәр итте РЕН ТВ. Любовь исемле хатын балаларын алып, авылдан күченеп китәргә җыенган булган. Александр исемле элеккеге ире исә моңа каршы чыккан. РЕН ТВ белешмәсе буенча, хатынның үлеме сәбәбе – механик асфиксия. Ягъни элеккеге ире аны буып үтергән, аннары мәетне урманга илтеп ташлаган. Любовь элеккеге ире белән бергә Коптелово авылында яши. Хатын 2022 елның декабрендә югала. Ул Реж шәһәренә әтисе янына барырга тиеш була. Шунда ул эш тә эзләргә җыена, аннары балаларын алып күченмәкче була. Аның мәетен 10 гыйнварда волонтерлар таба, аннары хокук саклаучылар Александрны тоткарлый. Сорау алганда, ул гаебен танып, күрсәтмә бирә. Җинаять сәбәбе – Любовьның балалар белән Режга күченеп китүе өчен талаш. Мәет табылгач, Александр хатынының үлемендә ниндидер сектантларны гаепли башлый. Ләкин мәрхүмәнең хезмәттәше сүзләренчә, Любовьны ире моңа кадәр дә еш кына җәберләп яшәгән. «Комсомольская пра
«Шәһәргә күченмәкче иде» – Биш бала анасын элеккеге ире буып үтергән
11 января 202311 янв 2023
1
1 мин