Краснодар краенда 9 гыйнварда 5 яшьлек малайны үтерү турында эшне судта карадылар. Тикшерү версиясе буенча, баланы үз ата-анасы үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Фаҗига былтыр 10 июньдә була. Малайның анасы Алена ул көнне волонтерларга һәм коткаручыларга мөрәҗәгать итә. Ул гаиләсе белән Кубань елгасы буенда ял итүләрен, Андрюшаның (баланың исеме үзгәртелә) песи ашатырга китүен һәм югалуын сөйли. Ул чакта баланы бөтен Краснодар эзли. Ләкин баланың югалуы ялган булуы ачыклана. Тикшерү версиясе буенча, баланы үги атасы Сергей үтергән. Аны кулга алалар, Алена иректә кала. Ул авырлы була. Баласын тудыргач, Аленаны да кулга алалар. Аленаның яңа туган кызы Елизаветаның балалар йортына күчерәләр. 2022 елның мартыннан июненә кадәр баланы үги атасы һәм анасы шуклыгы, тәртибе, мәктәптәге өлгереше өчен даими рәвештә кыйнап тора. Тикшерү версиясе буенча, ир белән хатын каеш, агач массажер, электр шнуры белән баланы җәберли, аңа физик һәм психик газап китерә. Фаҗига булган төндә
Биш яшьлек малайны үги әтисе һәм үз әнисе вәхшиләрчә үтереп ташлаган
11 января 202311 янв 2023
2 мин