Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов социаль челтәрләрдә еш кына кызыклы видеолар белән сөендереп торалар. Менә иҗади гаиләдән янә бер яңа актуаль видео пәйдә булды. Бу юлы Ләйсән һәм Булат бу көннәрдә торган һава торышына бәйле шаян җыр иҗат иткәннәр. Зәмһәрир суыклар турында. Чын дөресе. «Любэ» төркеменең танылган «Ты неси меня река (Краса)» көенә язылган Ләйсән – Булат дуэты җырының эчтәлеге болайрак: «Урамга чыксам әгә-ә-әр, Берәр җирең өзелеп төшәр. Урамда чөнки суы-ы-ык, Күрсәтә минус 40! Күңел урамга тарта-а, Ләкин анда к.. ката. Хәтта, күршенең эте-е «Өйгә керт!» – диеп ята. Эч кайнар чәеңне, Сал чәйгә балыңны, Бәтәриеңне кочып, Өеңдә утыр син качып!» – дип, җырлаган иҗади гаилә җитди кыфәт белән, аякларына – киез итекләр, башларына бүрек, шәл киеп. Әлеге видеоязма астында: «Бу суыклар үзәккә үттеме?» – дип сораган Ләйсән Телеграм-дусларыннан. Гадәттәгечә, видео Ләйсәннең виртуаль дусларының күңелләренә хуш килгән, аларның кәефләрен күтәргән. «Дөрес, тукталыштан өйгә хәтлем кай
«Үзәккә үттеме?» – Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовтан салкыннарга багышланган җыр
11 января 202311 янв 2023
2
1 мин