Самара өлкәсендә яшәүчеләр 9 гыйнварда Макеевкадагы (ДНР) атышта һәлак булган хәрби якташлары белән хушлашты. Һәлак булган геройлар арасында полк командиры урынбасары, подполковник Алексей Бачурин да бар. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы яза. Аның белән хушлашу Офицерлар йортында булды. Хәрбине соңгы юлга озатырга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре һәм өлкә хакимияте вәкилләре килгән. Алексей Бачуринның якыннарына мөрәҗәгать итеп, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров геройның һәлак булуын зур хәсрәт дип атады. «Алексей Бачурин хәрби антына һәм Ватаныбызга ахыргача тугры калды. Ул ахырга кадәр үз солдатлары белән булды, гомеренең соңгы мизгелләренә хәтле офицер бурычын үтәде. Аның истәлеген йөрәкләребездә, хәрби частьтә һәм Самара җирендә сакларбыз. Геройга мәңгелек дан», – диде Дмитрий Азаров. Алексей Бачуринның хезмәттәшләре аны һәр минутта ярдәмгә килергә әзер булган чын, тугры иптәш буларак искә ала. Ул куелган бурычларны намус белән үтәгән, үсеп килүче буынга чын үрнәк б
Самарада Макеевкадагы атышта һәлак булган подполковникны соңгы юлга озаттылар
10 января 202310 янв 2023
2 мин