9 гыйнвар көнне Балтач районы ЗАГС бүлегендә бала туу турында беренче акт язуы рәсмиләштерелде.
Түнтәр авылында гомер итүче Илсөяр һәм Айзат Ибраһимовлар гаиләсендә 2 гыйнвар көнне беренче сабыйлары дөньяга аваз салды. Балага матур, мәгънәле Гөлсем исеме кушканнар.