Найти тему

Татарча белгән дусларыма бүләккә VPN

Татар теленнең файдасы нинди дип сорыйлар? Татарча белгәннәр нинди өстенлекләр ала алалар? Аларга ул өстенлекләрне татарча белү өчен кем бирә ала?

Мин бирә алам!

Чөнки мин, валлаһи, үземә Digital Ocean дроплетында Open VPN серверен урнаштырып, бәйсез рәвештә Нью Йорк айпи адресын куллана башладым. Ул эшемә бик кирәкле, эштә булган күп ресурслар ул VPNсез ачылмый.

Ул сервердә тагын берничә кызык утилита булачак, ләкин, гомумән, ул күп вакыт бушка эшли. Шуннан да мин сезгә шундый "дусчан" VPN сервисының мөмкинлеген бирәм. Әгәр сезгә Syphon я башкалар ошамый икән.

Кагыйдәләр.

1) Миңа https://yandex.ru/chat аша татарча языгыз

2) Мин сезгә логин белән серсүзне бирәм, сез http://164.92.120.196:8080/vpn сайтына керәсез (серсүзсез хәзер ачылмый. анда BASIC-авторизация сезне кертми)

3) Сез конфиг файл исемен латин хәрефләр белән язасыз, сервергә шул исемне җибәрәсез. Шул исем инде алынган булса, "артка" басып, баш сәхифәгә кайтасыз да яңа исемне сайлыйсыз. Исеме алынган булмаса, сезгә isemegez.ovpn конфиг файлы йөкләп килә.

-2

4) Теләсә кая ул конфигны OpenVPN клиенткә теркәп куясыз. Клиентне монда йөкләп куеп була:

Installation Guide For OpenVPN Connect Client On Windows | OpenVPN
Connecting To Access Server With Android | OpenVPN

Дисклеймер!

Сез шуны белмәсәгез дә, белегез: ssl белән шифрланмаган трафикны (димәк https аша ачылмаган веб-сайт трафиклары) шул VPNнар sniff итә ала, бар булган шифрланмаган нәрсәләрегезне үзендә саклап калдыра ала. Теоретик яктан, минеке VPN сервер шундый була ала (һәм башка түләүсез VPN сервислары да шундыйрак). Шул сервисемнән файдалануыгыз тулысынча сезнең җаваплыгыгызда, мин мәгълүматыгызның сак булуына бернинди гарантия дә бирмим, сезнең ышанычыгыздан торган хәл ул. Исбатла да алмыйм. Исбаты бер генә: шул сниффинг өчен өстәүле вакыт белән конфигурация кирәк, миңа башка эшкә дә вакытым җитми. Шул гади инструкция буенча VPNны белән үзе ясаган веб сервисне көчкә генә булдырдым :) Ышанмасагыз, кулланмагыз.