24 декабрьгә каршы төндә Кемеровода 2 катлы агач йортта янгын чыга. Күршеләре сүзләренчә, алар янгын чыгуын коткаручылар килгәч кенә белеп ала. Янган йорт хәрабәләре астыннан 22 кеше мәете табылган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. «Мин төнге өчләр тирәсендә шартлау ишеттем, машинаның сигнализациясе эшли башлады. Баскыч ауды дип торам. Аннары янгын күрдем. Аларның газ баллоны шартлагандыр», – ди күрше. Беренче катта хайваннар азыгы кибете, икенче катта кешеләр яши торган урын була. 20 кеше үлүен ишеткәч, күрше хатын шакката. «Ничек 20? Мин анда бер малайны гына күрдем, ул монда эшләп йөрде», – ди ул. «Монда Женька иде. Ул документсыз яшәде, сатучы да, ризык алып кайтучы да иде. Хуҗалык белән шөгыльләнде. Ул, биредә 30лап кеше яши, диде. Аларның барырга урыны булмаган», – ди тагын бер күрше. Соңрак ачыкланганча, әлеге адреста «Доброе дело» хәйрия җәмәгать оешмасы теркәлгән. Документлар буенча әлеге оешма яшәүне тәэмин итү белән шөгыльләнә. Күршеләре сүзләренчә, дин әһеле хәй
«Этләрем яхшырак шартларда яши». Хәйрия йортында 22 кеше янып үлгән
25 декабря 202225 дек 2022
1
2 мин