Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова быел «Татар җыры»нда катнашмады. Ник? Бу сорау белән без җырчының үзенә шалтыраттык. Зәйнәб апа, «Татар җыры»нда күренмәдегез бу елны. Узган ел бар идегез бугай. Катнашмадым шул. Афишаларын күрдем, әмма миңа чыкмадылар… бугай дип хәтерлим. Әллә үземнең катнашасым килмәдеме… Узган ел бар идем, әйе. TMTV премиясендә дә катнашкан идем. Анысыннан соң оештыручыларга минем күзлектән караганда җитешеп бетмәгән яклары бар икәнен әйткән идем. Бәлки, шул ярамагандыр?! Сезгә ошамаган якларның барлыкка килүе ни белән бәйле икән? Оештыру комитеты үзгәргән икән анда. Әйтергә кирәк тә булмагандыр, бәлки, тик мин әйтми кала алмадым. Тәҗрибәмнән чыгып, фикер йөртергә хакым бар бит. Ә быел катнашмавымның бер начар ягы да юк. Насыйп булса, киләсе елларда катнашырбыз. Нигә мине чакырмыйсыз, дип сорамадыгызмы? Соранып йөрергәме?! Юк инде. Үз концертларыбыз белән чыгыш ясыйбыз. Әле күптән түгел генә концертыгыз булды. Өстәмә концерт куярга исәбегез бармы? Халык
Зәйнәб Фәрхетдинова ни сәбәпле «Татар җыры»нда катнашмавын әйтте
31 декабря 202231 дек 2022
2
1 мин